Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ришвәт алучы җитәкчене хөкем иттеләр

Ул 200 мең сумнан артык акча үзләштерә.

Шәһәр судында Чаллы тимер юллар станциясенең элекке җитәкчесе Алмаз Ханов эше каралды. Ул ришвәт алуда гаепләнә. Аны 3 эпизод буенча хөкем иттеләр. Бу хакта Чаллы судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016 елда Алмаз Ханов вагон һәм контейнерларны юу буенча ялган актларга кул куя. Акчалар кассага бармый - кесәсенә. Һәрбер вагон өчен ул 2 мең сум ала. Нәтиҗәдә 200 мең сумнан артык акча үзләштерә. 

Экс-җитәкче судта үз гаебен танымады. Аны шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. 2 ел төзәтү эшләре билгеләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закон бозу