Акча алу өчен гариза тапшыр
Сәүдә-сәнәгать палатасында 3 көн дәвамында, алданган өлешчеләр һәм банк клиентларын яклау буенча, республика Фонды тарафыннан күчмә кабул итү оештырыла. Фонд белгечләре Татфондбанк белән ИнтехБанк клиентларыннан түләүләр алу өчен гаризалар кабул итәргә әзер. Фондтан түләүләр алу өчен Татфондбанк белән ИнтехБанк кредиторлар таләбе реестрының өченче чиратында 500 меңгә кадәр таләпләре булган юридик...
Сәүдә-сәнәгать палатасында 3 көн дәвамында, алданган өлешчеләр һәм банк клиентларын яклау буенча, республика Фонды тарафыннан күчмә кабул итү оештырыла. Фонд белгечләре Татфондбанк белән ИнтехБанк клиентларыннан түләүләр алу өчен гаризалар кабул итәргә әзер.
Фондтан түләүләр алу өчен Татфондбанк белән ИнтехБанк кредиторлар таләбе реестрының өченче чиратында 500 меңгә кадәр таләпләре булган юридик затлар мөрәҗәгать итә ала.
Моннан тыш, 2018 елның 1 февраленнән ташламалы категорияле гражданнарны яклау этабы старт алачак. Болар: 1 һәм 2 төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, СССР Геройлары, Россия Геройлары, инвалид баланың ата-аналары яки бала чактан 1 һәм 2 группа инвалиды ата-аналары. Юридик затлардан аермалы буларак, аларга 500 мең сумга чаклы түләү кертемнең күләменә бәйсез рәвештә башкарылачак, ләкин ул АСВ тарафыннан расланган суммадан арта алмый.
Соңгы мәгълүматлар буенча, фондка 2 738 гариза кергән ( шуларның 773 е физик затлардан, 1965 - е юридик затлардан), 965- е 133,6 миллион сум алыр өчен беренче этапка туры киләләр. 269 оешма 37,6 миллион сумлык кертем түләвен алуга ирешкән.
Очрашулар 19-21 февральдә Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак (Кабул итү вакыты: 10.00 -13.00 һәм 14.00-17.00).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев