Чаллыда 12 мәктәптә ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 12 мәктәптә ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтәчәкләр

Ясалма интеллект буенча түгәрәкләр алып бару буенча 18 укытучы грант отты.

2026 елның 1 сентябреннән Чаллыда яңа проект – «Ясалма интеллект –алгарыш»  тормышка ашырыла башлый. 

Чаллы укытучылары ясалма интеллект буенча түгәрәкләр алып бару өчен 4 050 000 сум грант отты. Шәһәрнең 12 мәктәбендә ( 3, 4, 9, 12, 24, 35, 38, 39, 40 ,42, 44, 62) ясалма интеллект буенча база мәктәпләре була.

2 ел эчендә физика-математика алгарышы проекты кысаларында 26 укучы, 90 укытучы һәм 6 мәгариф учреждениесе (37,57,77, 27, 34, 26) 19 900 000 сум грант отты. 2025/2026 уку елында физика-химия алгарыш проекты кысаларында 7 укучы һәм 9 укытучы 3 000 000 сум акча алды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф ясалма фәһем

Нет комментариев