Бу хакта салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова хәбәр итте.
Чаллы салым инспекциясе башлыгы Диана Сагетдинова әйтүенчә, шәһәрдә 12 компания хезмәткәренең 6,7 млн сум бурычы бар. Ул шулай ук бурычлы предприятиеләр белән эшләү нәтиҗәләре турында да сөйләде. Әйтик, автогигантта эшләүчеләрнең бурычы 3 тапкыр кимегән.
Компаниядә 325 кеше бюджетка 2,4 млн сум салым түләмәгән булган.
Росгвардиянең «Охрана» предприятиесендәге 46 хезмәткәрнең 844 мең сум, «Хайер Индастри Рус»ның 106 хезмәткәренең 652 мең сум, «Ар Си Эр» компнаиясе хезмәткәрләренең 595 сум бурычы бар.
Шулай ук 5нче хастаханә һәм «Шәһәр транспорты» предприятиесе дә бурычлылар исемлегендә.Диана Сагетдинова әйтүенчә, июль аенда физик затлар арасында 43,3 мең кеше салым инспекциясенә бурычлы. Сүз уңаеннан, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 14 процентка кимрәк.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев салымнарны вакытында түләргә кирәклеген искәртте.
«Беркемгә дә йомшаклык күрсәтелергә тиеш түгел», – диде ул.
Нет комментариев