Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актаныштан җиңү белән кайттылар

Барлыгы ярышларда республиканың 47 районыннан 370 спортчы бил алышты.

23-25 мартта Актанышта ТРның Беренче Президенты кубогына төбәкара милли көрәш бәйгесе үтте. Ярышларда 2007-2009 елгы яшүсмерләр катнашты. Барлыгы келәмдә республиканың 47 районыннан 370 спортчы бил алышты. Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче көрәшчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, җиңүче дип танылды һәм төп кубокка ия булды. 

Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 

1 урын – Рамазан Мөхәммәтов (43 кг), Фаяз Сибгатуллин (50 кг), Артур Лукьянов (55 кг) 
2 урын – Нурсәит Харисов (36 кг), Фазыл Сибгатуллин (50 кг), Салават Дәүләтбаев (60 кг) 

Спортчыларның тренерлары: Илгиз Шәмсевәлиев, Рөстәм Сәлимханов, Фаил Кыямов, Рөстәм Кашапов, Илнур Хәйбуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт көрәш