Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Акыл» мәгариф инкубаторында укучыларга үз юлын табарга өйрәтәләр

Әлеге уникаль инкубатор Г.Акыш лицей-интернатында эшли.

Г.Акыш исемендәге лицей-интернатта балаларга белем һәм тәрбия алу, төрле яктан үсәр өчен барлык шартлар тудырылды. Капиталь ремонттан соң якты, җылы, заманча бинада укучылар өчен төрле түгәрәкләр эшли. Кемдер иҗат белән шөгыльләнә, кемдер милли көрәшне үз иткән. Кызлар кул эшләре, иҗат белән мавыга. Медиа мәктәп уңышлы гына эшләп килә.

Сентябрь аенда биредә шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә оештырылган яңа үзәк – «Акыл» мәгариф инкубаторы эшли башлады. 

Шушы көннәрдә «Акыл» мәгариф инкубаторы эшчәнлеге белән журналистларны таныштырдылар. 

– Бу – Г.Акыш лицей-интернаты белән «Акыл» мәгариф инкубаторының уртак проекты. Исеменнән үк күренгәнчә «Акыл» инкубаторы – белем бирү мәйданчыгы. Биредә укучылар укытучылары белән бергә фәнгә, робот техникасына, программалаштыруга юл табалар.  Малайлар һәм кызлар фән, технологияләр, инженерия, математика һәм аналитика, медиа һәм иҗат белән шөгыльләнәләр. Без балаларга аларның киләчәге моннан –  Татарстаннан, Чаллыдан  һәм хәзер башлануын аңлатабыз.  «Акыл» балаларга киләчәктә һөнәр сайларга юнәлеш бирә.  Безнең планнарыбыз зур. Киләчәктә  яңа сыйныфлар, фән казанышлары музее ачарга планлаштырабыз. Мондый музеей Чаллыда юк. Без анда балаларга фәнне ачышлар призмасы аша күрсәтергә телибез. «Акыл» – мәктәп белән киләчәк һөнәр арасындагы күпер. Без белем генә түгел, илһам бирәбез. Һөнәрләрне күрсәтәбез һәм һәрбер балага тормышта үз юлын табарга ярдәм итәбез», – ди «Акыл» мәгариф инкубаторы администраторы Эльза Мәүлетбаева. 

«Акыл» мәгариф инкубаторы кыска гына вакыт эчендә балаларда кызыксыну уяткан. Балалар төрле юнәлешләр буенча белем алалар. Әйтик, бер сыйныфта укытучылары Екатерина Коробейникова белән бергә авыл хуҗалыгы роботы ясыйлар. Безгә әлеге сыйныфта белем алучы, 5нче сыйныф укучысы  Савелий Кучтраев үзе ясаган роботны эшләтеп күрсәтте. Савелий аның белән планшет аша идарә итә. «Киләчәктә спортчы яисә программист булырга телим», – ди. 

Руслан Сибгатуллин балаларны компьютерда графика ысулы белән открыткалар ясарга өйрәтә, дизайн серләренә төшендерә. «Мин махсус программа белән үземнең бүлмәмнең интерьерын һәм хыял йортын булдырдым. Хәзер открытка ясыйм. Бу белемнәр миңа төрле бәйгеләрдә катнашырга һәм җиңәргә ярдәм итәчәк», –  ди 6нчы сыйныф укучысы Мәликә Гәрәева. 

Тагын бер сыйныфта укучылар мультфильмнар, уеннар ясый. Бу хакта Данил Салихов мавыктыргыч итеп сөйләде.

Малайлар һәм кызларда биредә уку ошый. Алар өчен уңайлы расписание булдырылган. Дәресләр беткәч, укучылар 2 сәгать яраткан эшләре белән шөгыльләнә. 

Эльза Мәүлетбаева әйтүенчә, тиздән биология буенча сыйныф ачыла. Өстәмә белем алырга теләгән укучылар мөмкинлекләре зур булган заманча микроскоп белән кызыклы экспериментлар үткәреп, остазлары белән яңа ачышлар ясый алачаклар. Шәһәрнең күренекле эшмәкәре Сергей Рачков бер сыйныфны тулысынча җиһазларга ышандырган.

Әлегә «Акыл»да Г.Акыш лицей-интернат укучылары гына шөгыльләнә.

«Тиздән шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучылар өчен дә төркем ачарга уйлыйбыз. «Акыл»да уку түләүле, ләкин ата-аналар балаларның киләчәгенә акча тотуның иң нәтиҗәле капитал икәнлеген аңлыйлар», – ди лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Г.Акыш лицей-интернаты Чаллы шәһәре