Алабугада ярминкәләрдә Яңа ел өстәленә азык-төлек сатып алалар
Иске базар территориясендә керү юлында ук сыер һәм дуңгыз ите, каз, үрдәк, бройлер тавык саталар
.Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике мәйданчыкта — «Мираж» сәүдә үзәге янында һәм иске базар территориясендә уза. Ял көннәрендә монда шәһәр халкы Яңа ел бәйрәмнәренә продукция сатып алды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.
Иске базар территориясендә керү юлында ук сыер һәм дуңгыз ите, каз, үрдәк, бройлер тавык саталар.
Фермер Хәмдия Глухова кош-кортны үз хуҗалыгында үстерүе турында сөйләде.
«Шәһәрдә яшәүчеләр яңа ел өстәленә казсыз калмасын өчен ел саен кырыкка якын каз һәм утыз үрдәк сатып алабыз. Шулай ук бездә каз мае һәм эч-башы да бар. Алардан бәлеш пешерәләр», — диду ул.
Аннан ерак түгел генә сатучы шәһәр халкына төрледән-төрле җиләк-җимеш тәкъдим итә — сырганак, кара җиләк, мүк җиләге, кара миләш. Аларны Әнҗерә авылыннан китергәннәр.
Шулай ук сатып алучыларга Морт авылыннан берничә сорт бал тәкъдим ителгән. Ренат Хисаметдинов умартачылык белән балачактан шөгыльләнә, хәзерге вакытта аның 60 умарта оясы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев