Аларның тәҗрибәсен киләчәк буыннарга тапшыру мөһим
Чаллыда яңа оешма эшли башлый.
Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашаучыларның шәһәр Советы эшли башлый. Оешманың инде бинасы бар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, совет якын арада эшчәнлеген башлый.
«Безнең махсус хәрби операциянең кырыс юлларын үткән актив якташларыбыз бар. Аларның бергә эшләргә теләкләре зур. Без аларның тәҗрибәсен киләчәк буыннарга тапшыруны мөһим дип саныйбыз», – дип искәртте мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев