«Җәмигъ» мәчете алтын төсенә керәчәк
Яңалыклар тасмасы

«Җәмигъ» мәчете алтын төсенә керәчәк

Чаллыга ярымайлар кайтты.

Рамазан бәйрәменә - яхшы хәбәрләр. Төзелеп килүче "Җәмигъ" мәчетенә ярымайлар кайтты. Алар алтын төсендә. Берсе зур гөмбәзгә урнаштырылачак, калган икесе - кече манараларга. Аларны, тышлау эшләре тәмамлангач, куя башлаячаклар.

Ярымайлардан тыш, гөмбәзләрне ясау өчен материаллар да кайтартылды, дип хәбәр итә Попечительлек Советы җитәкчелеге. 

Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


яңа мәчет

Нет комментариев