«Җәмигъ» мәчетенең иң озын манаралары әзер
«Бетон эшләре тәмам», - ди мәчетнең финанс фонды директоры Уел Хөсәенов.
Чаллыда истәлекле вакыйга. «Җәмигъ» мәчетенең иң озын манарасында бетон эшләре тәмам. Аның озынлыгы – 66 метр. «Эшләр бер минутка да тынмый. Мәчет төзелше дәвам итә», – ди мәчетнең финанс фонды директоры Уел Хөсәенов.
Исегезгә төшерәбез, «Җәмигъ» мәчете иганәчеләр, хәйриячеләр акчасына төзелә. Агымдагы елның беренче кварталында гына 12 млн сумнан артык акча җыелган. Мэр Наил Мәһдиев белдерүенчә, аны Чаллының 400 еллыгына төзелеп бетерү бурычы тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев