Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталы күләме артты

Беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга артты һәм хәзер аның күләме 524 527,9 сум тәшкил итә.

Шундый ук күләмдәге суммага:

- икенче балалары 2020 елга кадәр туган гаиләләр;

- уллыкка алынган ике балалы гаиләләрдә сертификатлары рәсмиләштерелмәгән гаиләләр;

- бер тапкыр да ана капиталыннан файдаланмаган гаиләләр

өмет итә ала.

Гаиләдә ике бала да 2020 елдан соң туган булса, ана капиталының күләме индексациядән соң 53 712,27 сумга арта һәм 693 144,1 сумны тәшкил итә.

Беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дә дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта.

Гомумән, быел ана капиталы индексация хисабына 168 616,2 сумга артты. Әлегә ана капиталыннан файдаланмаган гаиләләрнең акчалары шулай ук бу айдан индексацияләнде. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды органнары тарафыннан ана (гаилә) капиталына 355,1 мең сертификат бирелде, шуларның 31,2 меңе 2021 елда рәсмиләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация