Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнвәр Нургалиев бер ир-атны үлемнән коткарып калган

«Мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.

Инде бер атна көннәр бик нык салкын тора. Чатнама суыкларда юлга чыкмасаң, хәерле дә бит, тик шунсыз да булмый.

Шушы көннәрдә Башкортстанның халык җырчысы Әнвәр НУРГАЛИЕВ төркеме белән Бөгелмә шәһәренә гастрольләргә барырга чыккан булган. Трассада алар ватылып сүнгән “Пежо” микроавтобусын күреп алганнар. -40 градустан узган суык көндә алар кеше кайгысын үзләренеке кебек кабул иткәннәр һәм микроавтобусны буксирга алып, водительне туңып үлүдән коткарганнар, дип хәбәр итә https://tulpar.info.

– Дуслар, кеше кайгысына битараф калмагыз. Аеруча урамда мондый түбән температура булганда. Мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин, – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә.

Чынлап та, дөрес сүзләр бит! Әнвәр НУРГАЛИЕВка кеше хәленә керә белүе өчен зур рәхмәт!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес