Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Түләүләр күләме торак пунктларда яшәүчеләрнең санына бәйле булачак.

1 апрельдән кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда медицина өлкәсендә эшләүче россиялеләрнең хезмәт хаклары арта. Түләүләр күләме торак пунктларда яшәүчеләрнең санына бәйле булачак. Мондый ярдәм бик мөһим, чөнки мондый торак пунктларда медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы бик түбән, ә персонал дефициты инде критик күрсәткечләргә җитә», - диде Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының, «кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.

Мәсәлән, 50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар өстәмә рәвештә 29 мең сум, уртача персонал 13 мең сум алачак. 50 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда табиблар өчен ай саен өстәмә түләүләр 50 мең сум тәшкил итәчәк, ә урта персонал өчен – 30 мең сум.

Моннан тыш, 1 апрельдән барлык медицина хезмәткәрләре хезмәт хакының оклад өлеше 50 процентка кадәр арттырылачак. Министрлар Кабинеты сайтынан аңлашылганча, бу карарны гамәлгә ашыру өчен үзгәрешләр дәүләт гарантияләренең бушлай медицина ярдәме күрсәтү программасына кертелгән һәм расланган. Медицина оешмаларының хезмәт хакы фондларының ким дигәндә яртысы окладларга юнәлтеләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы