Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә өч көн рәттән ял итәчәкбез

Республика күләмендә билгеләп үтелә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре санала.

Апрельдә һәм июньдә татарстанлылар бер көнгә артыграк ял итәчәк. Республика күләмендә билгеләп үтелә торган Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре эшләми торган ял көннәре санала, быел алар 21 апрельгә һәм 28 июньгә туры килә. Ураза гаете җомга көнне билгеләп үтеләчәк. Шул рәвешле шимбә һәм якшәмбе  эшләмәүчеләргә җомгадан башлап, 3 көн рәттән ял булачак.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәрен билгеләде. Даталар «Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә» билгеләнде.

Искәртеп узабыз, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы узган елның октябрендә 2023 елга производство календарен бастырып чыгарды. Биш көнлек эш атнасында һәм ике көн ял иткәндә эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, аларның алтысы бер сәгатькә кыскарак булачак. Ял көннәре – 121, шуларның 17се – эшләми торган бәйрәм көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял календарь