Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артист Максим Сальников вафат

Тамашачылар аны «Снежная королева» спектаклендә – разбойник, «Цилиндр»да – күрше, «Город мастеров»та – Оста рольләре аша белә.

«Мастеровые» рус драма театрында гример, яктыртучы, монтировщик һәм артист булып эшләгән Максим Сальников вафат булды. 

Тамашачылар аны «Снежная королева» спектаклендә – разбойник,  «Цилиндр»да – күрше, «Город мастеров»та – оста рольләре аша белә.
Соңрак ул төп рольләрдә дә уйнады.  «Пигмалион» (Б.Шоу) дагы – Полковник Пикеринг, «Свидетель обвинения»дәге –Доктор Уайт), «Ревизор»дагы почтмейстер Шпекин, «Старики дураки» дагы Христофор Блохин һәм башка рольләрен тамашачылары яратып карады. 

«Аның белән бүген мәңгелеккә хушлашабыз. Әмма Максим безнең һәм тамашачыларыбыз йөрәгендә мәңгегә истә калыр», – диде театрның директор урынбасары Наталья Матиос. 

фото «Мастеровые» театрыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр