Артист Марсель Мөсәвиров: «Илһам Шакиров бөек тә, гади дә булган икән»
Артист фильм төшерү барышында килеп чыккан кызыклы хәлләр турында сөйләде.
«Илһам» күп серияле фильмын «Ватан 21нче гасыр» кинокомпаниясе «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерде. Әлеге фильмда легендар җырчы ролендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров уйнады.
– Марсель, Илһам Шакиров роленә сайлануыңны ничек кабул иттең?
– Бу минем өчен көтелмәгән, шул ук вакытта бик сөенечле хәбәр булды. Башта аптырап калдым. Аннары үземне кулган алып, зур җаваплылык белән бу эшкә алындым. Дөресен әйтәм, башта куркып та калдым, чөнки Илһам Шакировны белүче кешеләр бик күп. Ә мин аны тыңлап, телевизордан күреп кенә үскән кеше. Шуңа күрә миңа бөек җырчыбыз турында укырга, телетапшырулар карарга, аның белән аралашкан кешеләр белән сөйләшергә туры килде. Фильмны төшерү барышында төшкән фото һәм видеоларны күргән кешеләр мине Илһам Шакировка охшагансың диләр...

– Чәчеңә кадәр Илһам абыйныкы кебек бит...
– Бу – үз чәчем дә, парик та түгел, махсус үстерелгән чәч. Фильм өчен капсулалар ярдәмендә үстерделәр. Нәфис фильмның максаты артистның копиясен уйнау түгел, ә аның эчке дөньясын ачу, җырларын яңгырату, экраннардан үзен дә күрсәтү иде.
– Фильмның тизеры чыкты. Аны ничек кабул иттеләр? Үзең канәгать калдыңмы?
– Тизеры да, фильм үзе дә миңа ошады. Мин күп өлешеннән канәгать калдым. Ләкин: «Их, бу урында болайрак эшлисем калган икән», – дигән фикерләр дә туды.
Фильмның тизерын ТР Дәүләт Советы рәисе вазифларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татарстанда туган телләр үсешенә ярдәм итү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов һәм башка җитәкчлеәр дә карады. Аларга эш барышындагы видеоларны, фотоларны күрсәттек. Сөйләдек. Мин Илһам Шакиров җырын да җырладым. Марат Готович канәгать калды. Барысы да «Фильм килеп чыгачак», – диделәр. Ничек килеп чыгар, бик дулкынланып көтәм инде. Тәнәфесләр белән җиде айга сузылган хезмәтнең нәтиҗәсе үземә дә, халыкка ошар дип өметләнәм.
– Фильмны кайчан күрсәтәләр?
– 2027 елның январь каникулларында 3 серияле тулы метражлы «Илһам» фильмы экраннарга чыгар дип торабыз.
– Марсель, Илһам Шакиров фильмында төшүеңне әти-әниең, дусларың ничек кабул итте?
– Әти-әнием, туганнарым-дусларым горурландылар, сөенделәр инде.
– Команда эше нинди тәэсирләр калдырды?
– «Илһам» фильмы – Татарстан кинематографиясендә бик саллы, дәрәҗәле эш. Аның өстендә бик көчле команда эшләде. Визуаль видеоларны Россиянең күренекле операторы Рәфыйк Галиев төшерде. Ул «Монгол», «Великая», «Күктау» һәм «Исәнмесез» фильмнары аша яхшы таныш. Фильмның режиссеры Олег Кондрашов. Сценарий авторлары Рөстәм Галиуллин белән Илдар Кыямов. Рәфыйк абый күпләр өчен мастер-класслар да үткәрде.
– Фильм кайларда төшерелде?
– Казанда, Арча һәм Биектау районнарында, Башкортостанның Белорецк районында төшерелде.
– Илһам Шакиров җырларын да җырладыңмы?
– Фильмда җырлар Илһам абыйның үзе язмасында яңгырый. Мин җырга кушылып аны эмоциональ яктан халыкка күрсәтергә тиеш идем. Бер өзекне төшергәндә кызык хәл булды. «Карурман» җыры яңгырый, мин кушылып җырларга тиеш. Партнерым килә дә керә, гел бутала. Әллә ничә дубль төшерергә туры килде. Аптырагач режиссер: «Җырсыз булсын алайса», – диде. Мин ул вакытта «Карурманны» үзем сузып җырлаган идем. Режиссер аңламыйча да калды, ахырдан «Син үзең җырладыңмыни», – ди. Ә кадрда Илһам Шикиров тавышы гына яңгыраячак. Барлыгы 12-14 җыр.
– Илһам Шакировны уйнаганда үзең өчен җырчының кайсы сыйфатларын ачтың?
– Мине Илһам абыйның гадилеге сокландырды. Әлбәттә, аның таланты, бөеклеге, тавышы беренче урында, әмма гадилеге белән ул халык мәхәббәтен яулагандыр да. Аның үткен теллелеге һәм зирәклеге дә шаккатмалы. Ул кешене үпкәләтмичә генә төрттереп алган. Бик пөхтә, чиста киенеп йөргән, гәүдәсен төз тоткан. Аның бу сыйфатлары күпләргә үрнәк.
– Марсель, җәйге ялың ничек уза?
– Җәйге ялым туган ягым Башкортостанның Шаран районында үтә. 20 баштан артык умартам бар. Мин шулар белән мәшгуль. Бу эшне дә иҗатымны яраткан кебек, бик яратып башкарам. Ул миңа рәхәтлек бирә.
/ Фотолар Марсель Мөсәвировның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев