Асия Әхмәтшина: «Улым: «Эльмира Сөйләманова популяр булачак», – диде
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре арабыздан киткән моңлы җырчы турында фикерләре белән уртаклашты.
Җырчы Эльмира Сөләйманованың көтмәгәндә вафат булуы беркемне дә битараф калдырмады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина да моңлы җырчы турында фикерләре белән уртаклашты.
– Эльмира безнең өйдә җырлап үскән бала дисәм дә ялгыш булмас. 3нче музыка мәктәбендә укыганда Вәсим Әхмәтшин өч җырчы кыздан «Алтын ай» ансамбле оештырган иде. Балалар җырларын туплап кассеталар да чыгардылар. Улым Айдар кызларның җырларына аранжировка ясый иде. Эльмираны беренче күрүгә үк: «Бу өч кыз арасыннан ул популяр булачак», – дигән иде. Чыннан да, Эльмира Сөләйманова җырларын йөрәгеннән чыгарып тамашачылар күңеленә керерлек итеп башкара иде. Вакытсыз үлеме тетрәндерде. Бу хәлгә һаман да ышанып булмый, – диде ул.
Сүз уңаеннан, Эльмира Сөләйманова бер тапшыруда Асия һәм Вәсим Әхмәтшиннарга рәхмәтле булуын әйткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев