Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч медицина ярдәме станциясе баш табибы Сергей Крылов: «Тәүлегенә 700дән артык чакыруга чыгабыз»

Чаллыда ашыгыч ярдәм хезмәте оешуга 70 ел тулды.

Бай тарихлы һәм алыштыргысыз хезмәт ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 20 сентябрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда тантаналы төстә билгеләп үтте. Бу зур һәм истәлекле вакыйга уңаеннан «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» баш табибы Сергей Крылов белән әңгәмә кордык. Ул әлеге вазифада инде 15 ел эшли. 

– Иң элек тарихка күз салыйк әле, Сергей Олегович. Элек ничек булган, хәзер ничек?

– Ашыгыч медицина ярдәме машинасы беренче чакыруга 1954 елның апрелендә чыга. Әлеге хезмәт Татарстан АССРның ул вакыттагы Чаллы районы больницасы базасында оеша. Бер ашыгыч ярдәм машинасы һәм бер бригададан башланган хезмәт 70 ел эчендә зур үзгәрешләр кичерә. Бүгенге көндә «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе Чаллы шәһәре һәм Тукай районы халкына, ягъни 570 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Елына 160 меңнән артык чакыруга чыга. Бу – көненә 700дән артык. Бу ашыгыч ярдәм хезмәтенә һәр 1000 кешенең 306сы мөрәҗәгать итә дигән сүз. Бүгенге көндә автотранспорт паркы тулысынча яңартылган. Машиналарда заманча җиһазлар урнаштырылган. 

– 70 ел вакытны нинди этапларга бүләргә була?

– Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте үсеше шәһәр үсеше белән турыдан-туры бәйле. Чулман ярында урнашкан, нибары 16 мең халкы булган кечкенә шәһәр 1958 елдан үзгәрешләр кичерә башлый. Бу елны күзәнәкле бетон заводы (ЗЯБ) төзелә башлый. Соңрак, 1964 елда, Түбән Кама ГЭСы салына, 1969 елда – КАМАЗ. Зур төзелешкә дип Чаллыга яшьләр агыла – халык саны арта. Бу ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә зур бурычлар куя. Шәһәрдә бер станция һәм ике подстанция эшли башлый. 1974 елда ашыгыч медицина хезмәте яңа төзелгән бинага (Комаров урамы, 34нче йорт) күченә. Шул вакытта үзәкләштерелгән «03» диспетчер хезмәте барлыкка килә. 2008 елга кадәр ике ашыгыч ярдәм подстанциясе Яңа шәһәрдәге торак йортларда – арендага алынган бүлмәләрдә урын алган иде. Аннары Җиңүгә 40 ел проспектындагы яңа бинага күчә. Ул ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең үзәк станциясе итеп билгеләнә. ЗЯБ бистәсендәге бина – 1нче санлы подстанция.

– Хәзер Чаллы ашыгыч ярдәм станциясе Тукай районына да хезмәт күрсәтә бит. Бу республикада пилот проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Аңа тиздән биш ел була. Куелган бурычлар үтәләме? Авырлыклар бармы?

– Тукай районының 40 меңнән артык кешесе бүген безнең хезмәттән файдалана. Бүген Тукай районына бер сменага 20-25 тапкыр чакыруга чыгабыз. 

– Пандемияне үткәреп җибәрдек. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә нинди шартларда эшләргә туры килде?

– 2019-2020 елларда бик кискен шартларда эшләдек. Ашыгыч ярдәм машиналары авыруларны ике ноктага – хастаханәләргә һәм, ковид ачыкланган очракта, махсус пунктларга илтергә тиеш иде. Чакырулар саны тәүлегенә 800дән артып китте. Шуны әйтәсем килә, нинди генә авырлыклар булмасын, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре аларны намус белән җиңеп чыкты. Алар безнең заман геройлары! Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәре булу – ул призвание. Килешәсездер, кайвакыт соңгы ышаныч та нәкъ аларда бит.

– Берара станциядә машина йөртүчеләр җитмәү проблемасы булып алды. Узган ел аларның хезмәт хаклары күтәрелгәч, кире кайта башлаганнар. Бүген кадрлар мәсьәләсе тотрыклымы?

– Бу проблема әлеге дә баягы коронавирус чоры белән бәйле. 2020 елның 12 апрелендә чыккан дәүләт карары кысаларында ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләренең һәм машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы киметелде. Социаль ярдәм йөзеннән каралган түләүләр дә туктатылды. Бу машина йөртүчеләрнең күпләп эштән китүенә китерде. Татарстан буенча ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләренең баш табиблары мөрәҗәгать белән чыкты. Безнең үтенечне читкә какмадылар. 2023 елның ноябрь аенда машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы арттырылды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев