Ата-аналарга 963 мең сум штраф салынды
Яңалыклар тасмасы

Ата-аналарга 963 мең сум штраф салынды

Бу хакта хакимияттә узган киңәшмәдә билгеле булды.

Узган елда  Чаллыда ата-аналарга 963 мең сум штраф салынды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов әйтүенчә, бу – хокук тәртибен бозган яшүсмерләрнең әти-әниләре.  
2025 елда балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә 1980 административ эш каралды. 
2026 елның 1 январь мәгълүматларына караганда шәһәрдә 391 яшүсмер профилактик учетта тора. 274 гаилә ведомствоара исәпкә куелган. Даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучы 123 ата-ана наркология диспансерына дәваланырга җибәрелгән. 269 гаилә һәм 476 балигъ булмаган бала профилактик исәптән төшерелгән. 
Гаиләләрне түбәндәге сәбәпләр аркасында учетка куялар: ата-аналарның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы (22 гаилә), яшүсмерләрнең законга каршы гамәлләр кылуы (29 гаилә), бала мәнфәгатьләренә саксыз карау (78 гаилә).
 


бала ана капиталы закон бозу штраф

Нет комментариев