Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әтисе бишенче каттан ыргыткан баланы бер ир тотып өлгергән

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Татарстанда яшәүче ир-ат үз баласын үтерергә маташуда шикләнелә. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 7 февральдә Казанның Юдино бистәсендә ир-ат 2022 елда туган кызын бишенче кат тәрәзәсеннән ыргыта. Бәхеткә, кызны вакыйга шаһиты булган бер ир-ат тотып ала. Алар икесе дә кар көртенә егыла. Баланы хастаханәгә алып китәләр, табиблар баланың кулы сынуын һәм баш мие имгәнүен ачыклыйлар.

Тикшерүчеләр «Кече яшьтәге баланы үтерергә маташу» маддәсе буенча эш ачкан. Хәзерге вакытта 35 яшьлек ир-ат тоткарланган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул исерек хәлдә булган.

Татарстан прокуратурасы балигъ булмаганнарның караучысыз калуын профилактикалау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк һәм сәбәп булган очракта тиешле хезмәтләрнең эшенә бәя бирәчәк. Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов шундый йөкләмә биргән.

Тикшерү эшләре бара.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига