Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аттракционнарда йөреп кайтканнан соң гына «җәй уңышлы булды» дип әйтә алабыз (сораштыру)

Шәһәрдә нинди аттракционнар бар? Чаллыда барысы 54 аттракцион эшли. Аларның 34е Яңа шәһәрнең Җиңү паркында, 20се ГЭС бистәсендә.

Яңа шәһәрдәге Җиңү паркы аттракционнары арасында иң популярлары булып «Веселые горки», «Аккошлар», «Летущий голландец», «Вальс», «Зодиак», «Летающая тарелка», яңа аттракционнардан «Цепочная карусель», «Стелла магнитик», «Биоробот» санала. «Әлеге экстремал аттракционннар РБ-1 риск төркеменә керә. Быел алар энәсеннән алып җебенә кадәр тикшерелеп, һәркайсына дәүләт номеры бирелде», – ди Яр Чаллы шәһәре мәдәният һәм ял паркы муниципаль унитар предприятиесенең директор урынбасары Ришат Сәлимгәрәев. 

Күз алдына китерү өчен, узган ялларда «Веселые горки» аттракционында меңнән артык кеше атынган. Яңа аттракционнардан саналган «Цепочная карусель»дә – 450 кеше. Күрсәткечнең ике тапкыр ким булуы аттракционның циклы «Веселые горки»га караганда өч тапкыр озаграк булуы һәм утыргычларның 8 урынга ким булуы белән дә бәйледер. Чөнки «Цепочная карусель» аттракционында кеше чират торып атына. Бәяләргә килгәндә, балалар өчен аттракционнарда атыну 70 сум тора, зурлар өчен 120 сумнан алып 150 сумга кадәр. Парк иртәнге сәгать уннан алып кичке унга кадәр эшли. Балалар аттракционнары кичке тугызда ябыла. Паркта барлыгы 100дән артык аттракцион операторлары хезмәт куя. 

Шәһәрдәшләр аттракционнарга йөриләр микән? Ниндиләрендә яратып атыналар? 

Гөлнар Караева, сайт редакторы:

– Биш яшьлек кызым «Аккошлар», «Кояшкай» атынгычларын, көймәдә йөзә торган атракционнарны ярата. Улым автодромны, «Веселые горки»ны үз итә. Ә «Колесо обозрения»ны гаиләдә барыбыз да ярата. Үзебез дә Чаллы аттракционнарында атынып үстек бит. Әти-әни, абый белән барган чакларны хәтерлим. Ул чакта да «Орбита», « Веселые горки», «Летущий голландец», «Вальс»лар бар иде. Үсә төшкәч, каникулларда дус кызлар белән йөрдек.

Гөлнара Тюрина, 65нче комплексның ТОС җитәкчесе:

– Без җәйне рәхәтләнеп авылда, бакчада үткәрәбез. Шулай да, елга бер булса да, Чаллы аттракционнарына барып килү – ул традиция. Бик сирәк йөрсәк тә, электр машиналарына утырып «гонять» итәргә яратабыз, «Аккошлар»да, «Вертолет» һәм көймәләрдә дә «йөзми» кайтмыйбыз. Шуннан соң гына «җәй уңышлы булды» дип әйтә алабыз.

Зөһрә Вәлитова, хуҗабикә:

– Әле кичә генә паркка барып ял итеп кайттык. Олы кызым «Вихрь», «Зодиак»та атынды, кечкенә кызым «Фрукты», «Веселые скамейки», «Ромашка», «Колокольчик», «Солнышко»да рәхәтләнеп күңел ачты. Ә менә «Биоробот» дигән яңа аттракционны ошатмадылар. Хәтта ирем аның кисәк болгавыннан башы бәрелеп изаланган. Кызлар да бик курыктылар. Ул күбрәк экстрим яратучылар өчен.

Алсу Гыйльманова, актриса:

– Минем улым «Вальс»ны ярата, «Летающая тарелка», «Вихрь»дан да калмый. Үзем никтер бала тапканнан соң аттракционнардан курка башладым. Вестибуляр аппарат «какшады» бугай. Әле күптән түгел Төркиягә баргач, кешедән калышмыйм дип, бер биек, куркыныч аттракционга утырган идем, йөрәксез кала яздым. Онытылмаслык булды ул!

Эльмира Прокопьева, тәрбияче:

– Ялларда ике улыбыз белән «Аккошлар»да, «Индеецлар елгачыгы», «Морская охота», «Орбита», «Веселые горки»да рәхәтләнеп күңел ачып кайтабыз. Ирем дә малайлардан калышмый. Өчесе бергә атышлы да уйныйлар, электр машиналарында да узышалар. Паркка баргач ул да балачагына кайткан кебек була. Үзем дә алардан калышмыйм. Аеруча «Летающая тарелка», «Зодиак», «Летущий голландец», «Вихрь», «Колесо обозрения»ны яратам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев