Фаҗига Мамадыш районында килеп чыкты.
Бүген Мамадыш районында юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, «Лада» машинасының 28 яшьлек йөртүчесе икенчел юлдан бараган һәм борылышта «ГАЗель» йөк машинасын уздырмаган. Каты бәрелешү нәтиҗәсендә ике машина да юл кырыена очкан, «ГАЗель» ауган. 28 яшьлек хатын-кыз йөртүче төрле җәрәхәтләр алган, аның 50 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган.
Нет комментариев