Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Җәвит Шакиров: «Берни эшли алмыйсың, дөнья бу...»

Халык артистының хәлен белештек.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар март ахырында Чаллыга концерт белән килә. Әлеге легендар дуэтны белмәгән, ишетмәгән кеше сирәктер. Бигрәк тә урта һәм олы буын тамашачылар үз итә аларны. Белгәнебезчә, Зөлфия ханым үзенчәлекле тавыш иясе, яраткан хатын һәм әни. Җәвит әфәндене күпләр танылган юмор остасы буларак та белә. Ул шигырьләр яза, ике китабы дөнья күрде. «Моңлану» һәм «Минем күңел» дип аталалар. Моннан кала, «ТНВ» каналында «Кәмит-Җәвит» тапшыруын алып бара. Ел ярым элек «Шәһри Чаллы» да «Пятачок» командасы белән анда кунакта булып кайтты. Ул вакытта Җәвит Шакиров: «Күпчелек мәҗлесләрдә эшлибез, концертлар кую элеккеге еллар белән чагыштырганда күпкә кимеде», – дигән иде. Шушы көннәрдә Җәвит Шакиров белән кабат элемтәгә чыгып, хәлләрен белешеп алдык.

– Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Менә Рамазан аена кердек. Бер елны да калдырган юк, барыбыз да уразада. Бөтен яңалык шул!

– Концертта ниләр көтелә? 
– «Мәхәббәт» дигән тамаша! Анда яшь артистлар, юмор, дуэтлар... Кыскасы, тамашачыга ни кирәк, бар да бар! Төркемебездә янып торган яшьләр эшли безнең. 

– ⁠Кайларда булачаксыз? 
– ⁠ Республикабыз шәһәрләрендә булабыз, Башкортстанга барабыз. Тапшыру яздырырга кире Казанга кайтып киләбез дә, тагын юлга кузгалабыз. 27 майга кадәр әле йөрисе дә йөрисе... Аллаһка шөкер. 

– «Кәмит-Җәвит» тапшыруы гөрлиме? 
– ⁠Әйтәсе бармы, бер тапшыруга өчәр-дүртәр коллектив чират тора кайчак. Россиянең кайсы өлкәсеннән генә килмиләр, Татарстанны әйтмим дә инде. Рейтингы бик югары. 

– ⁠Тапшыруның исеме дә сезнекеннән алынган бит...
– ⁠Чыннан да, бу телевидение тарихында бердән-бер шундый очрак. 

– ⁠Димәк, алып баручы Җәвит Шакировтан башка була алмый! 
– ⁠Үзгәртсәләр дә, алыштырсалар да, берни эшли алмыйсың, дөнья бу. Шулай да, миңа шундый игътибар күрсәтүләре бик күркәм. 
– ⁠Зөлфия ханымның хәлләре ничек?
 – ⁠Быел Зөлфиянең елы, ул елан елында туган! Аннары зур вакыйга - юбилей елы да! 40 елдан артык татар сәнгатенә хезмәт итә!

– ⁠Бу ел сезнең өчен ничек башланып китте? 
– Өченче январьдан эшли башлаган идек, әле дә туктаган юк!

–  Алга таба да эшләрегез гөрләп барсын, Җәвит абый. Чаллыда көтеп калабыз үзегезне.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев