Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Автобуста битлексез пассажирларны полиция хезмәткәрләренә кондукторлар хәбәр итәчәк

Казан автобусларында кондукторлар битлеге булмаган пассажирлар турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәчәк

Бу хакта Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хәзер кондукторлар Казан автобусларында шәхси саклану чараларын кулланмаган пассажирлар турында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәчәк. Салонда битлексез пассажир булганда автобус йөртүче транспортны туктатып торырга хокуклы.

Мондый карар бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм республиканың пассажир ташучылар Ассоциациясе җитәкчеләре киңәшмәсендә кабул ителде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев