Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигант хәрбиләргә 35 млн сумлык гуманитар ярдәм җибәрде

Бу игелекле эштә автогигантта эшләүчеләр дә катнашкан.

«КАМАЗ» ГАҖ шефлыкка алган хәрби частьләргә 80 тоннага якын гуманитар ярдәм туплап озатты. Татарстан хәрбиләренә 35 млн сумлык гуманитар йөкне РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырды.

«Без хәрбиләргә җиде квадроцикл, автомобильләргә запас частьләр, балонлы газ, дизель һәм бензин генераторлары, төзелеш материаллары, азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар тупладык. Бу игелекле эштә автогигантта эшләүчеләр катнашты», –  диде ул.

Ниләр кирәген хәрбиләр үзләре әйтә икән. Автогигант гуманитар йөкне мөстәкыйль рәвештә җыеп, хәрбиләргә һәм Россиянең яңа регионнарында яшәүчеләргә илтеп тапшыра. Бу эшне даими рәвештә автогигантның сыйфат департаменты шоферлары башкара.

Фото Әлфия Когогинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция