Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигантта – битлек режимы

«Грипп, ОРВИ һәм коронавирус белән авыручылар саны артмасын өчен битлек режимы кертелә», – ди хәбәр итте автогигантның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев.

Шәһәрдә грипп  һәм кискен респиратур авырулар белән чирләүчеләр күп. Шунлыктан «КАМАЗ» ГАҖда бүгеннән  башлап битлек режимы кертелде. 

«Төбәктәге катлаулы эпидемиологик хәлне һәм Роспотребнадзор  киңәшләрен истә тотып, грипп, ОРВИ һәм коронавирус белән авыручылар саны артмасын өчен битлек режимы кертелә», – ди хәбәр итте автогигантның матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев. 

Бүгенге көндә автогигантта бер кешенең COVID-19 белән чирләве дә билгеле. 

Исегезгә төшерәбез, илдә һәм Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, агымдагы елның 1 августында «КАМАЗ» бер тапкыр битлек режимы керткән иде инде. Ул 5 октябрьгә кадәр дәвам итте.  Мәгълүм булганча 15 декабрьдән  Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында да битлек режимы кертелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз килешү проект предприятие чир авыру сәламәтлек