Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автоградбанктан акчаларны кайсы банклар аша кайтарып була?

Гаризаны онлайн рәвештә бүгеннән үк җибәрергә мөмкин.

«Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) Автоградбанк кертемчеләренә иминиятләштерелгән сумманы кайтаручы банкларны билгеләде. Алар  – Россельхозбанк һәм Ак Барс банк. Кертемнәре булган кешеләр бу банкларга 25 июньнән мөрәҗәгать итә алалар.

Онлайн форматында гаризаларны бүгеннән АСВ дәүләт корпорациясе сайты яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша рәсмиләштерергә була. Акчалар гаризада күрсәтелгән реквизитларга яисә «Мир» карталарына күчерелә. 

Банк реестрыннан билгеле булганча, иминиятләштерелгән акча 2,3 млрд сум тәшкил итә. 1,4 млн сум акча Автоградбанк клиентларының 99 процентына, 32,8 мең кешегә, кайтарылачак.  

Шулай ук 900 юридик зат та югарыдагы ысул белән 1,4 млн сум акчасын алачак. 1,4 млн сумнан артып киткән акчалар кредит оешмасын бетерү вакытында кайтарылырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автоградбанкның лицензиясен алдылар Сигал