«Автоградбанк»ның тагын 11% кертемченең акчаларын кайтарасы бар
Яңалыклар тасмасы

«Автоградбанк»ның тагын 11% кертемченең акчаларын кайтарасы бар

Бу якынча 249 млн сум тирәсе.

"Автоградбанк" 89% кертемчеләрнең акчаларын кире кайтарган. «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) белдерүенчә, 2 млрд 55 млн сумга якын акча кире бирелгән. Тагын 11% калып бара. 

Исегезгә төшерәбез,17 июньдә «Автоградбанк» лицензиясез калды. Кертемчеләргә иминиятләштерелгән сумманы кайтаручы банклар итеп «Россельхозбанк» һәм «Ак Барс банк»ы билгеләнде. Шәһәрдәшләрне 25 июньнән кабул итә башладылар. 
 


Нет комментариев