Автоһәләкәттә 3 кешенең гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Автоһәләкәттә 3 кешенең гомере өзелде

Бу хәл Зәй районында була

5нче сентябрьгә каршы төндә Чаллы-Әлмәт юлының Зәй районы территориясендә «Дэу Нексиа» автомобиле каршы полосага чыга. Аның үз полосасы да буш була. Каршы полосада ул «Ман» йөк машинасы белән бәрелешә.

Юл һәләкәтендә алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә, машина йөртүченең һәм ике пассажирның гомере өзелә. Вакыйга урынына Зәй раойны прокуроры да килде. Һәләкәтнең нечкәлекләрен өйрәнәләр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев