Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автоледига 3000 мең штраф

Бүген Тукай районында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрде.

Тукай районында машина йөртүче  баласы махсус креслода булмаган өчен штрафка тартканнар. 
Рейд барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Соболь» машинасын туктаткан, әле ерактан ул алар салонда хәрәкәтне күреп алган.
Автода гаилә пары һәм ике бала булуы ачыкланды. Әни кеше руль артында булган,  ә әтисе автоның арткы өлешендә балалары белән бергә утырган. Өлкән бала автокреслода,  ә күкрәк баласы беркетелмәгән люлькада була.

Ни өчен кече баланы кагыйдәләр буенча эләктермәгән дигән соравына, гаилә әтисе люлька эләктерми, дип җавап бирде. Бу очракта баланы ни өчен бу люлькага утыртырга дигән сорауга ир җавап бирми. Балаларның әнисе корреспондентның сорауларына җавап бирүдән баш тартты.

«Хәзер генә аны кулга алдым. Ә бала көйсезләнә, юл уртасында туктамаска дип кулга алдым», — дип аңлатты үз гамәлләрен ир.


ЮХИДИ хезмәткәре ир-атка баланы кулга алыр алдыннан автомобильне туктатырга кирәк, аннан соң гына баланы кулга алып тынычландырырга кирәклекне аңдлатты. 

Нәтиҗәдә, автомобиль руле артында булган әнигә балаларны дөрес йөртмәгән өчен 3000 сум күләмендә штраф салганнар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев