«Автомобиль юллары предприятиесе» Сирия кешеләрен эшкә алган
Алар тәрҗемәче аша гына аралаша.
«Автомобиль юллары предприятиесе» 15 Сирия кешесен эшкә урнаштырды. Хәзерге вакытта чит ил гражданнары «Жемчужина» санаториенда. «ПАД» МУП җитәкчелеге белән очрашып, тәрҗемәче аша аралашканнар.
Сирия гражданнарының теләкләрен исәпкә алып, төрле эшләргә билгеләгәннәр. Алдагы көннәрдә алар медицина тикшернүе узачак. Соңыннан әкренләп эшкә керешәчәкләр. Коллективка ияләшү һәм эшкә тизрәк өйрәнү өчен алар белән «ПАД» хезмәткәрләре эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев