Автомобиль юллары предприятиесе тәүлек буе эшләячәк
Бүгенге көндә урамнарны, ишек алларын 130 техника, 80 хезмәткәр, 1127 җыештыручы тәртиптә тота.
«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе бу көннәрдә тәүлек буена эшли. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, бүгенге көндә урамнарны, ишек алларын 130 техника, 80 хезмәткәр, 1127 җыештыручы тәртиптә тота.
– Бу атна дәвамында кар явачак. Кирәк булса, шәһәрдән кар чыгаруга өстәмә техника җәлеп итегез, әлегә юлларның торышы мактанырлык түгел. Техника, финанслар җитәрлек, эшләгез! Бюджеттан акча алучыларга карата таләпләрне көчәйтегез, эшләгән кыяфәт чыгарып кына тормасыннар, – дип кисәтте мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев