Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районына җитәкчене кайчан сайлаячаклар?

Сорауга мэр Наил Мәһдиев җавап бирде.

Автозавод районы җитәкчесен сайлауга конкурс әлегә игълан ителмәячәк. Бу хакта мэр Наил Мәһдиев белдерде. Аның әйтүенчә, ашыгасы юк. Мисал итеп ул Комсомол районын китерде. Анда да башлыкны билгеләү 1 елга сузылды. 

«Әлегә вазыйфаларны яхшы башкаручы кеше бар. Ул – Айрат Шәфкать улы Хөснуллин.  Автозавод районы башлыгы урынбасары булып эшләде. Без  ашыкмыйбыз. Комсомол районы башлыгы эзләгәндә дә шул ук хәл булды. Бер елдан артык вазыйфаларны хезмәттәшебез башкарып торды, аннары конкурс үткәрдек. Әлегә кандидатларны һәрьяклап күзәтәбез», – диде мэр. 

Исегезгә төшерәбез, моңарчы Автозавод районын Винер Харисов җитәкләде. Аны май аенда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары итеп билгеләделәр. Моннан укы. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев