Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Нурзадәнең кайгысын уртаклашабыз

Җырчы Нурзадәгә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.Аның әнисе Рәмзия апа арабыздан китеп барды. Гомере буе Арча районы Яңа Кенәр авылында завклуб, режиссер булып эшләгән Рәмзия апа күптән түгел генә өченче тапкыр инфаркт кичергән булган. Аңа 68 яшь иде. - Җомга көнне авылдан киткәндә, хәле яхшы иде. Шимбә көнне дә телефон аша...

Җырчы Нурзадәгә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.Аның әнисе Рәмзия апа арабыздан китеп барды. Гомере буе Арча районы Яңа Кенәр авылында завклуб, режиссер булып эшләгән Рәмзия апа күптән түгел генә өченче тапкыр инфаркт кичергән булган. Аңа 68 яшь иде.


- Җомга көнне авылдан киткәндә, хәле яхшы иде. Шимбә көнне дә телефон аша аралаштык, бар да әйбәт, диде. Инде якшәмбе көнне иртүк шалтыраткач, әти тиз арада кайтырга кушты. Кызганыч, әнине исән килеш күрергә өлгермәдем... Кичә әнине җирләдек. Әнине югалтудан да зур кайгы юк икән, калганнары чүп кенә... - диде Нурзадә.


Нурзадәнең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Рәмзия апаның урыны җәннәттә булсын!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев