Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыл почтальоны – үз кеше

Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән генә шөгыльләнсә, бүген хезмәт күрсәтү төрләре арта бара.

Аларга түләү квитанцияләрен дә, хатлар һәм реклама материалларын адресатларына вакытында илтеп тапшыру да йөкләнгән. Почта бүлекчәләрендә көнкүреш товарлары сату да оештырылган. Почтальоннар товарларны өйдән-өйгә йөреп, сатып та йөри. Вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату шулай ук төп эшләренең берсе. Тукай районы Теләнче-Тамак авылы хат ташучылары да шушы эшләрнең барысын да башкара. 

Теләнче-Тамак почта бүлегенә Хуҗи, Казаклар, Таулык, Останково һәм Теләнче-Тамак авыллары карый. Бу авылларда биш хат ташучы эшли.

– Пенсия, төрле пособие һәм субсидия алучылар да почта хезмәткәрләрен көтеп торалар. Коммуналь хезмәтләр, телефон, интернет, кәрәзле телефон, балалар бакчасы, җир һәм милек салымы өчен түләүләр дә алабыз. Райондашларыбыз кредит түләүләрен башкару һәм акча күчерү өчен дә почта хезмәтеннән файдалана. Соңгы елларда авылдашлар ЮХИДИ штрафларын да күп очракта безнең аша түли, – дип сөйли почта мөдире Гүзәл Мирзянова. 

– Миләүшә Җамалова Казакларга, Ләйсән Нәҗметдинова Хуҗи белән Останково авылларына хезмәт күрсәтә. Алар бу өлкәдә 20 елдан артык эшли. Ләйсирә Гобәева Таулык авылында 13 еллап хезмәт куя. Рузилә Яхина турында да әйтеп үтәсем килә. Ел ярым гына эшләвенә карамастан, үзен бары тик яхшы яктан күрсәтте. Авыл халкы да хөрмәт белән карый. Хат ташучыларның эшләре җиңел түгел инде. Товар сатканда да бит урамнан урамга үз җилкәләрендә ташыйлар. Тик берсе дә зарланмый. Бу ханымнар белән эшләве бик рәхәт һәм күңелле. Без бер гаилә кебек. Бер-беребезнең хәленә керә беләбез, кирәк булганда бер-беребезне алмаштырабыз. Шундый коллективым булу белән бәхетлемен, – ди Гүзәл ханым үз хезмәткәрләре турында. 

Җил-яңгырмы, кар-буранмы – почта хезмәткәрләре һәрвакыт эштә. Авыл халкын рухи азык белән тәэмин итәләр. Почта хезмәткәре булуы җиңелме дигән сорауга ханымнар елмаеп:

– Эшебездән зарланмыйбыз. Безнең хезмәттә кеше белән ягымлы итеп сөйләшү, уртак тел табу мөһим, – диләр. 

– Почтальоннарыбызны зарыгып көтеп алган авылдашлар бар. Газета килмәсә, хәзер шалтыратып шелтә белдерәләр. Күп итеп вакытлы матбугат алдыручылар бар, шундыйлардан Долорес Сәйфиеваны, Сиринә Шакированы, Флүрә Фәйзуллинаны әйтеп була. Алар өлкән яшьтә. Яңалыкларны газеталар аша гына беләбез дип, безне дүрт күзләп көтеп торалар. Менә шундый халык яши безнең җирлектә! – ди әңгәмәдәшем. 

Теләнче-Тамак авыл җирлегендә «Шәһри Чаллы» газетасын да яратып укыйлар. Сатуга килгәннәрне дә көннекен-көнгә сатып баралар ди. 

– Тирән эчтәлекле, мәгънәле газета чыгарасыз. Укып туймаслык! Төрле сорауларга җавап табып була. Әле менә соңгысында җиләктән варенье кайнатырга өйрәтүегез дә бик ярап куйды. Газетада басылган язмышларны да кызыксынп укыйбыз. Бизәлеше ягыннан да матур, фотолар күп. Әле почтага кергән ханымнарны да сезнең газетаны алдырырга чакырабыз. Аллаһ теләсә, язылучылар да күбәеп китәр, – ди Гүзәл ханым. 

Өч елдан артык безнең газетага язылып килгән Эльвира Габидинова белән сөйләшәбез.

– «Шәһри Чаллы»ны безнең почта бүлегендә саталар. Шунда күреп алдым да, укый башладым. Бик ошады. Һәрвакыт ташламалы язылу вакытында ярты елга язылып куям. Һәрбер санын көтеп алам. Аеруча артистлар тормышы, хуҗабикәләр өчен киңәшләр, рецептлар, тирә-як районнардагы яңалыклар кызыксындыра. Соңгы вакытта Тукай районы яңалыклары да бик еш яктыртылып бара – монысы аеруча да куандыра. Сканвордлар чишү дә бик кызык. Газетаны ясаучыларга, аны безгә вакытында таратучыларга рәхмәт, – ди ул. 

Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтелә. Почтада үз эшләренә ихлас бирелгән кешеләр эшли. Без дә барлык почта хезмәткәрләрен Һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев