Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Авыл стоматологы Илназ Галиев: «Чүкеч тотып эшкә килдем»

Аңа чират 3 атнага тулы.

Тукай районының Боерган авылында теш дәвалауларын ишеткән идегезме? Күпләр беләдер дә инде. Биредә стоматологка чират 3 атнага тулы. Чит шәһәрләрдән килүчеләр дә һәм хәтта Америка, Финляндия кебек башка илләрдән кайтучылар да бар икән. Кызык өчен интернеттан ачып караган идем, Илназ Галиевны төрле чатларда, төркемнәрдә эзләүчеләр байтак булып чыкты. 

Боерганда стоматолог кабинеты 7 ел элек ачыла. Илназ Галиев 2008 елда институтны тәмамлап, 3 ел Башкортстандагы Чакмагыш районында теш табибы булып эшли. Татарстанга кайтып түләүле клиникаларда эшләп ала. «Авыл табибы» программасы буенча 1 млн алып 5 ел Күзкәй авылында теш дәвалый. 
«Беренче эш көнендә чүкеч тотып, эш киеменнән килдем. Иске генә кабинет бирделәр. Ул кечкенә генә бүлмә иде, яктылык та юк, документ тутырырга урын да... Ә күршедә иркенрәк буш бүлмә бар иде, шуны үзем ремонтладым, стеналарын агарттым, плитә җәйдем, утларын көйләдем. Анда эшләүчеләр әле дә миңа рәхмәт әйтә» , – ди табиб елмаеп. 

Соңрак Ильназ Галиев үзенең туган авылында стоматолог кабинетын ачарга була. «Мин бит авыл малае. Шәһәрне яратмыйм, бөкеләр, кечкенә фатир, укыганда, эшләгәндә шәһәрдә яшәп карадым – ошамады. Ник мин, тәҗрибәле табиб, эшкә шәһәргә йөрергә тиеш әле? Чаллы белән Боерган арасы 20 минутлык юл, кешеләр үзләре дә килә ала бит дип уйладым. Икенчедән, үземнең булдыра алганымны күрсәтәсем килде. Мин мәктәптә бик яхшы укымадым. Институтка укырга керә алганыма да ышанмадылар…

Дәвамын «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев