Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ольга Корепанова: «Баланың үпкәләренә ризык үтеп керсә, тагын операция кирәк булачак»

Трубка аша тукланучы 3 яшьлек сабыйга катлаулы операция ясадылар.

Чаллыда яшәүче өч бала анасы Ольга Корепанованың 3 яшьлек улы Арсенийда – бүре авызы (волчья пасть). Сабыйда Гольденхар синдромы – ягъни бит өлешенең дөрес итеп формалашмавы, аңкау аномалиясе. Шушы көннәрдә Арсенийга Казанда операция ясадылар. 

– Аллаһка шөкер, бик катлаулы операция кичердек. Әлегә Арсений авыз аша ашамый, стомасын (трахеяга куелган махсус трубка – аның аша сабый ашый) алмадылар, баланы ашату өчен һаман да зонд кирәк. Безгә сентябрьдә тагын килергә куштылар. Табиблар консилиум җыеп, Арсенийга ризык үтеп керә икән, димәк тагын операция кирәк булачак, ә инде бу проблема хәл ителсә, Чаллыга стомасыз кайтачакбыз. Әлегә хәлләр шулайрак, – дип сөйләде безгә ана кеше. 

Арсений Корепанов турында июнь аенда язган идек. Ул вакытта Ольга Сергеевна: «Балам сөйләшә алмый, чәйни дә, суыра да, йота да белми. Башкалар кебек кирәкле әйберне дә, теләгән ризыгын да сорый алмый, авырткан җирен дә әйтми. Улымны ничек тә аякка бастырасы килә. Табиблар да өметләндерә», – дип сөйләгән иде. Ул турыда МОННАН укый аласыз.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев