Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авыручылар ике тапкырга артты

Шәһәрдә ОРВИ һәм «омикрон» белән авыручылар күп. Бер атна эчендә аларның саны 611кешедән 1554кә җитте. Бу республика күрсәткеченнән 6,7%ка югары.

Моны күздә тотып, шәһәр мэры Наил Мәһдиев Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләренә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлешен тикшерүне көчәйтергә кушты. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә «фильтр»лар үткәрелергә тиеш. Температуралы бала учреждениегә кертелмәсен», – диде ул.
Авырган кеше, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен өйдән торып та алырга мөмкин. Моның өчен 112 телефонына яисә яшәү урыны буенча теркәлгән шифаханәнең регистратурасына шалтыратырга гына кирәк. «Больничный» кәгазе 7 көнгә ачыла, терелгәч шул ысул белән документны ябып та була.  Авыруның хәле бу вакыт эчендә яхшырмаса,  ул хастахнәгә үзе бара яисә табибны чакырта. Барлыгы, ел башыннан шәһәрдә 7867 кешегә лабораториядә расланган Covid-19 диагнозы куелган.
Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы буенча җитәкчесе Илгизәр Бариев массакүләм чаралар үткәрүне киметергә кушты. Барлык чаралар санитар-эпидимиологик таләпләр буенча гына оештырылырга тиеш. Вакцина һәм ревакцинация дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев