Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айгөл Сагынбаева намазга баскан

Җырчының икенче ире хаҗ кылган намазлы кеше

 «Ирем миннән күпкә өлкән, әмма әтиемнән кечерәк, хаҗ кылган намазлы кеше. Икенче кызым белән өч айлык көмәнле чагымда табиблар: «Балагыз авыру, бәлки тудырмассыз?» – диде. Бу сүзләрне беренче УЗИ, анализлар дәлилләде. Шул вакытта миңа гармунчы Ринат Вәлиев бик ярдәм итте. Мин тилереп елаганда, ул миңа: «Тынычлан, син бу баланы табарга тиеш, андый гөнаһ ясый күрмә», – диде. Мин һаман елыйм да елыйм, хәлемне үзем генә белдем. Иремә бу халәтемне күрү авыр иде. Ул миңа намазлык бирде дә: «Синең алдыңда – бер төн, бәлки Аллаһы Тәгалә ишетер», – диде. Моңа кадәр мин намаз укый идем, әмма ныклап басмаган идем әле. Шуннан соң биш вакыт намазны калдырмый башладым. Пункциягә  бардым. «Балагыз исән-сау, тудырырга ярый», – диделәр. Намазга басып, Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән соравым, аның мине ишетүе – могҗиза. Аллаһка шөкер, кызыбыз исән-сау туды, аңа Гайшә дип исем куштык. Нигә алданрак намазга басмадым икән, дим. Ләкин барысы да Аллаһы Тәгалә кулында», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: айгөлсагынбаева намаз