Азатлык мәйданында Чаллыда җитештерелгән кием-салым белән сәүдә итәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Азатлык мәйданында Чаллыда җитештерелгән кием-салым белән сәүдә итәчәкләр

Фестивальдә эшмәкәрләр генә түгел, ә үзмәшгульләр дә катнаша ала.

18 сентябрьдә шәһәрнең Азатлык мәйданында “Чаллыда эшләнгән” дип исемләнгән фестиваль үтәчәк. Бүгенге көндә инде анда катнашу өчен 11 компания гариза биргән.  Әлеге чарада хатын-кызлар, ир-атлар һәм балалар өчен Чаллыда җитештерелгән киемнәр тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә эшмәкәрләр генә түгел, ә үзмәшгульләр дә катнаша ала. 

Чараны оештыручы Евгений Ивлев белдерүенчә, биредә шәһәрдәшләребезне күңел ачу программасы да көтә. “Җыр-бию, уен-көлке – бар да булачак. Барыгызны да Азатлык мәйданында көтеп калабыз”, – ди ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев