Әзер булыгыз – эссе көннәр кире кайта
Яңалыклар тасмасы

Әзер булыгыз – эссе көннәр кире кайта

Температура нормадан 4-5 градуска югары булачак.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында республика антициклонның яңа дулкынына эләгәчәк. Шул сәбәпле явым-төшемсез, бик җылы һава урнашачак. Температура көндезге сәгатьләрдә +25…+28 градус тәшкил итәчәк. Бу нормадан 4-5 градуска югары дигән сүз.

26 августтан Чаллыда да җылы һава торышы урнашачак. Ул якынча 30 августка кадәр сакланачак. Бу көннәрдә термометр баганасы +23...+28 градус аралыгында тирбәләчәк. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев