Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм көннәрендә һава торышы нинди була?

Синоптиклар кар явар дип фаразлый.

9 май бәйрәме уңаеннан, ял көннәрендә Татарстанда циклон йогынтысы нәтиҗәсендә төнлә 5 градуска кадәр салкын, яңгырлар һәм җил көтелә дип хәбәр итә ТР гидрометрология үзәге. Температура исә нормадан  6−9 градуска түбән була. 

Бүген кич, төнлә һәм 9 майда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Арктик һава нәтиҗәсендә температура төнлә һәм иртәнге якта 0 минус 5, көндез 3-8 градуска кадәр җылыта. Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар ява. 

10 майда һава торышы шундый ук була. Төнлә температура 5 градуска кадәр суыта, көндез 5-10 градус җылы була. 

11-12 майда яңгырлы һәм болытлы, чагыштырмача җылы көн көтелә. Синптиклар бу көннәрдә 7-12 градус җылы булыр дип фаразлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы