Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бакча ширкәтләренә нинди автобуслар йөриячәк?

Шәһәрдә автобуслар саны кимиячәк дигән имеш-мимешләр йөри.

1 майдан бакчачылык ширкәтләренә автобуслар йөри башлады. Чаллыга караучы 83 ширкәткә барлыгы 38 маршрут билгеләнде. Шәһәрдәшләрне «АВАНТЕХ» һәм «Альтекс» компанияләре төркеме» автобуслары йөртә. Транспортлар «51нче комплекс», «Мегастрой», «Студентлар», «Автостанция» һәм «Кызыл Чаллы» тукталышларыннан кузгала.

«Бакчачылар аркасында шәһәрдә автобуслар саны кимиячәк дигән сүзләр йөри. Бакчачыларны йөртү  шәһәрдә эшли торган автобуслар санына йогынты ясамаячак. Бакчачыларны «Горкоммунхоз» йөртми, «Альтекс» һәм «Авантех» компанияләре йөртә. Әлеге предприятиеләр даими контрольдә булырга тиеш. Бакчачыларны йөртүгә зур сумма бүлеп бирелә.  Шуңа күрә таләпләр һәм кагыйдәләр тиешенчә үтәлергә тиеш», – диде мэр Наил Мәһдиев. 

Исегезгә төшерәбез, бакчачылык ширкәтенә пассажирлар йөртүгә шәһәр бюджетыннан ел саен 20 млн сум акча бүлеп бирелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев