Бакчачылар күпкатлы йортлар төзелүенә каршы
«Бу ничек була соң?»- дип аптырый алар.
«Притяжение» микрорайонын төзүче “Талан” компаниясе Орлов бистәсе кырында тагын күпкатлы йортлар төзергә планлаштыра. Җәмәгать тыңлауларда проекты турында сүз чыкты. “Юбилейное” бакчачылар канәгатьсезлек белдерә башлады. “Ничек була соң инде бу? Бакча участокларына күпкатлы йортларны терәтеп төзиячәкләрмени? Эстетик яктан да матур түгел бит!” – дип сораулар яудырды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев тынычландырып: “Терәтеп төзимәячәкләр. Йорт проектлары норма буенча төзеләчәк. Халык мәнфәгатьләре дә исәпкә алынычак", - дип ышандырды. “Төзиячәкләр. 32нче комплекста да зиратка терәтеп йорт салып куйдылар", - дип җавап кайтарды берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев