Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бакчачыларга – штраф

Ни өчен?

Чүп-чарны махсус җиһазландырылган контейнер мәйданчыкларыннан читкә ташлаган өчен 10-15 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе Дмитрий Аграновский бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.
«Күп кенә бакчачылар чүп-чарны пакетларга җыеп, аларны кая да булса ераккарак илтеп ташлый. Мондый хокук бозулар өчен җаваплылык каралган («җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә – тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү»)», – диде ул. 
Аның әйтүенчә, чүп-чарны законсыз рәвештә  ташлаган өчен физик затларга – 10-15 мең сум, вазифаи затларга  – 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юрист хезмәте адвокат Бакчачы почмагы