Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчада чүп яндырган өчен - 20 мең сум штраф

Юридик затларга тагын да күбрәк.

Чаллыда янгынга каршы махсус режим кертелде. 22 апрельдән 12 майга кадәр бакчаларда учак ягу, чүп-чар, коры үлән, каты көнкүреш калдыкларын яндыру катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә колак салмаучыларга штраф түләттерәчәкләр. 

Гражданнар өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр,
Вазифадагы затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр,
Эшмәкәрләргә 60 меңнән 80 мең сумга кадәр,
Юридик затларга 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр штраф каралган. 

Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, стационар телефоныннан – 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына хәбәр итү сорала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев