Бакчаларга 6 урыннан автобуслар йөри башлый
Кайчан?
1 майдан Чаллыда бакчаларга автобуслар йөри. Ташламалы категориядәге шәһәрдәшләргә «Альтекс» һәм «Авантех» җаваплылыгы чикләнгән оешмалар хезмәт күрсәтә.
Автобуслар 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр 38 маршрут буенча 83 бакчачылык ширкәтенә бара.
2024 елда бакчаларга 819 мең пассажир йөртелгән, аның 467 меңе ташламалардан файдаланучылар.
«Ярты млн.га якын ташламалардан файдаланучы бакчаларга йөртелгән. Моның өчен шәһәр казанасыннан акча бүлеп бирелә», – дип белдерде Наил Мәһдиев.
Сүз уңаеннан, ташламлы категориядәге кешеләрне бакчаларга йөртү өчен 2005 елдан башлап шәһәр бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Быел аның күләме 25 млн сум. 2019 елдан бакчачылык ширкәтләренә йөрү өчен электрон юл йөрү билеты-транспорт картасы белзн түләү гамәлгә кертелде.
Калган кешеләр исә шәһәр эчендә 46 сум, ә шәһәр читендәге бакчаларга барган өчен тариф буенча түли.
Автобуслар 6 урыннан китә:
– Автостанция – тимер юл вокзалы;
– «Студентлар урамы» тукталышы;
– «Красные Челны» тукталышы;
– Сөембикә проспектындагы «Үзәк» тукталышы;
– Машиностроительная урамындагы «Мегастрой» кибете янындагы мәйдан;
– 51 комплекстагы «Шамил Усманов» урамы тукталышы.
«Автобус йөртүчеләр һәм пассажирлар бер-берсенә хөрмәт күрсәтергә тиеш. Шәһәр хакимияте акча түли. Шуңа күрә бу эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуын таләп итәргә хокуклыбыз. Автобсулар график буенча йөрсен. Шәһәр төзелешендә катнашкан өлкән буын кешеләренә карата игътибарлы булырга кирәк. Алар өчен уңайлы шартлар тудырылсын», – дип искәртте Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев