Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тапканда гомере өзелгән Чаллы укытучысы буенча суд эше тагын кичектерелгән

Бу хакта мәрхүмә Алена Мөхәммәтованың бертуган абыйсы хәбәр итте.

«Җинаять эшен кузгатуны тагын кичектерделәр. Бу юлы срокны 2024 елның 4 квартал ахыры дип әйтәләр. Эшне судмедэкспертиза нәтиҗәләренең әзер булмавы тоткарлый, - ди Юрий Филипов. - Әгәр тагын да - 2025 елга ук күчерсәләр... ярар бу хакта сөйләми торам.»

Ул шулай ук тугач та әнисез калган Ранэльның хәлләре турында да әйтеп китте. Сентябрьдә ул ике атна дәвамында ДРКБда планлы тикшерүләрдә булып кайткан. Күзләрен, ашказанын тикшергәннәр, массаж курслары үткәргәннәр. Тулаем алганда бар да яхшы, ди абый кеше. Шулай да эпилепсиядән дәваларга кирәк дигәннәр. Бала әлегә авылда әтисе Рафаэль Мөхәммәтовның әти-әнисендә тәрбияләнә. Ранэльдан кала ике кызлары - Эмилия белән Диләрә хәзер баштан аяк укуга чумганнар. Вакыт-вакыт хәлләрен белеп алам, ди Юрий Филипов: «Кызлар бик самостоятельный. Әтиләре эштән соң кайтып ашарга пешерсә, кызлар табак-савыт юа, өйне җыештыра. Шулай әкренләп яшәп яталар».

Исегезгә төшерәбез, узган елның март аенда өченче баласын тапканда Чаллы укытучысы Алена Мөхәммәтованың хәле начарая. Соңрак аның йөрәге тибүдән туктый. Табиблар аны кире тормышка кайтарса да, Алена озак яши алмый. Берничә көннән ул мәңгегә күзләрен йома. Аленаның абыйсы "бу табибларның ялгышы аркасында килеп чыкты" дип саный. Дөреслек өчен көрәш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала тапканда үлгән Алена Мөхәммәтова