«Бала тапканда янәшәмдә фотограф булды»
Әни булган көннәрен искә төшерде.
Диана Хәмидуллина, блогер:
– Өч балам да КДМЦда туды. Акча түләмәсәм дә, һәр юлы миңа бик яхшы табиблар туры килде. Дәүләт бала тудыру йортыннан тулысынча канәгатьмен.
Иң истә калганы – өченче балам белән булды. Ул вакытта янәшәмдә фото-видеограф бар иде. Бала табу – интим процесс, ләкин ул кыз баштанаяк медицина хезмәткәре кебек киенде, үзен бик әдәпле тотты, шуңа күрә бернинди уңайсызлык тоймадым. Киресенчә, миңа ул булгач тыныч булды, үземне кайгыртканнарын тойдым. Улым, элеккеге балаларымны тапкандагы кебек, тиз туды, шулай да без барыбер әңгәмә дә яздырдык, матур видеолар да төшердек. Ул видеоны күз яшьләрсез карый алмыйм. Бу минем өчен бик үзенчәлекле һәм онытылмаслык тәҗрибә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев