Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тудыру йортыннан бәби алып кайтып килүче гаилә юл һәлакәтенә очраган

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ» машинасындагы 30 яшьлек ир һәм аның яңа туган сабые һәлак булган.

Кубаньда бала тудыру йортыннан бәби алып кайтып килүче гаилә юл һәлакәтенә очраган. Нәтиҗәдә машина белән идарә итүче ир һәм аның яңа туган сабые һәлак булган. Бу хакта Краснодар өлкәсенең ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза https://vatantat.ru.

Фаразлар буенча, «Лада Приора» белән идарә итүче каршы як полосага чыккан һәм «ВАЗ-2109» машинасы белән бәрелешкән.

«Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «ВАЗ» машинасындагы 30 яшьлек ир һәм аның яңа туган сабые һәлак булды. Аның хатыны һәм алты яшьлек баласы төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды», — диелгән хәбәрдә. «Приора» йөртүче һәм аның пассажиры шулай ук хастаханәгә китерелгән. Хәзер фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига